Томск татарларына "Күк капусы ачылганда" фильмы күрсәтелә

Томск татарларына "Күк капусы ачылганда" фильмы күрсәтелә
"Күк капусы ачылганда" — Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм.
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Томск таталарына Туган тел көне уңаеннан, "Күк капусы ачылганда" кинофильмы күрсәтеләчәк. "Яшел диңгез" татар яшьләре оешмасы хәбәр итүенчә, чара "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында 29 апрельдә уза.
"Күк капусы ачылганда" — Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төшергән. Режиссеры — Фәрид Дәүләтшин, сценарий авторы — Рабит Батулла. Төп рольләрне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкара.
Фильмның премьерасы 2012 елның 1 августында Казанның "Мир" кинотеатрында булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте