Логотип
Хәбәрләр

“Тоталь диктант-2018” өчен текстны язучы Гүзәл Яхина әзерләгән

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Тоталь диктант” өчен текст әзерләү язучы Гүзәл Яхинага тапшырылган. 14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән “Тоталь...

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Тоталь диктант” өчен текст әзерләү язучы Гүзәл Яхинага тапшырылган. 14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән “Тоталь диктант” халыкара акциясе узачак. Диктант өчен Гүзәл Яхина “Иртә”, “Көндез”, “Кич” дигән өч өлештән торган текст әзерләгән. Бу хакта ул “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында белдергән.

Гүзәл Яхина “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы буларак билгеле шәхес.

“Мин диктант өчен текст язу турында тәкъдим алган вакытта, яңа роман язу эшенә тирән чумган идем. Башка эшкә күчү мөмкин түгел иде диярлек. Шуңа күрә мин “Тоталь диктант”ның эксперт советына, диктант өчен текстларның минем яңа романның бер өлеше буларак язылуына ризалашулары өчен рәхмәтле. Мин язган текстлар экспертлар советы тарафыннан, әлбәттә, җентекләп каралды”, - дигән Гүзәл Яхина.

Диктант тексты язучының “Дети мои” дигән яңа романына кертеләчәк. Әлеге әсәр Иделдә немец колониясендә яшәүче укытучының бер көне турында. Яхина романның быел майда дөнья күрәчәген әйткән. Гүзәл Яхина әйтүенчә, диктант тексты соңрак романда булачак вариантыннан берникадәр кыскартылган һәм үзгәртелгән, чөнки 270-280 сүз форматына сыешырга кирәк булган.

Язучы фикеренчә, “Тоталь диктант” кешеләрне берләштерүгә юнәлдерелгән, мондый формат нәтиҗә өчен шәхси җаваплылыкны да саклый. “Минем өчен "Тоталь диктант" – берләштерүче проект, анда шәхси җаваплылык та саклана. Син киләсең, башкалар белән диктант язасың, әмма нәтиҗәсе өчен үзең генә җавап бирәсең. Миңа калса, бу бик мөһим”, - ди Гүзәл Яхина.

“Тоталь диктант” – теләге булганнар өчен үз ихтыяры белән диктант язу форматында еллык белем бирү акциясе. Беренче тапкыр акция 2004 елда Новосибирскида узган. “Тоталь диктант-2018” нең төп мәйданы – Русский утравында Ерак көнчыгыш федераль университеты корпусы атриумы булачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк