«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
Илгиз Зәйниевнең «Борһан йорты» әсәрен Лилия Әхмәтова 4 ел элек Буа театрында куйган иде инде. Кызганыч, режиссёр белән җитәкчелек арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгып, ул спектакль Буа театры репертуарында тоткарланмаган.
25 апрель Түбән Кама театрында «Борһан йорты» (Илгиз Зәйниев) тәүге тапкыр тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан җыелган пресс-конференция театрда читтән торып баш режиссёр вазифасын үтәүче Лилия Әхмәтованың «Раил Илдарович белән уртак фикергә килә алмаганга, ул спектакль репертуарда калмады. Мин бу вакыйганы бик авыр кичердем. Ләкин аның бәрәкәте нәрсәдә икәнен бүген күрә алам. Әгәр дә бу вакыйга булмаса, бүгенге көндә Түбән Кама театрының баш режиссёры вазифасын үтәмәс идем. Дөресен генә әйткәндә, мин Раил Илдаровичка рәхмәтле дә. Чөнки минем яңадан бу әсәргә кайтырга мөмкинчелегем булды. Яңадан артистларны шундый зур рольләр белән бәхетле итә алам. Бөтен ниятләрем, бөтен теләкләрем ихлас. Алла боерса, уңышлы гына премьера көтелә» дигән сүзләре белән башланды.
Агымдагы сезонда баш режиссёр Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча спектакль куярга планлаштырган. Ләкин бу постта тәҗрибәсе булмау сәбәпле, бюджет акчасын җиткерү проблемасы туу билгеле булды. Шуңа Лилия Әхмәтова хәзер шул проблеманы чишү белән мәшгуль булын искәртте.
Лилия Әхмәтова Түбән Кама театрының баш режиссёры итеп билгеләнгән генә вакытта театрның директоры Рөстәм Галиев белән тәртәне ике ярта тартырлар кебек тоелды (мондый фикер аларның 2024 ел декабрендәге әңгәмәсеннән соң туган иде). Хәзер бу хәл җайланган төсле. Баш режиссёр сүзләренчә, ул тулаем иҗат, спектакль тудыру процессында. Эш кабинетына керми дә дияргә була. Иҗат итү өчен барлык шартлар да тудырылган чакта, ниндидер аңлашылмаучанлыкларга урын булмас.
Алга таба театрда (бүгенге көннең иң популяр режиссёрларның берсе дисәк тә хата булмас) Айдар Җаббаров куелышында Таһир Таһировскийның «Галия» спектакле премьерасын көтәргә кала. Баш режиссёр әйтүенчә, бу спектакльдә Җаббаров сугыш темасына мәһәббәт призмасы аша караячак. Театрның яңа сезонын шушы спектакль белән ачарга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк