Логотип
Хәбәрләр

ТР мәгариф һәм фән министры БДИга карата карашын ни өчен үзгәртүе хакында сөйләде

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИга карата ни өчен карашын үзгәртүе хакында сөйләде. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Т...

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИга карата ни өчен карашын үзгәртүе хакында сөйләде. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.

“Элегрәк бердәм дәүләт имтиханы турында мин кызым әлеге имтиханны тапшырган вакыт белән бәйләп фикер йөртә идем. Имтиханның беренче еллары иде ул, һәм мин билетларны ныклап өйрәндем, дип сөйләде Борһанов Кузьминга. — Миңа әлеге тест системасы бераз аңлашылып бетми иде. Мәсәлән, бер үк сорауга ике охшаш җавап булырга мөмкин, ди. Мәктәптә начар укымаган, бер генә югары уку йорты тәмамламаган кеше буларак, кайсы җавапны да теләсә-кайсы укытучыга дәлилли алачагымны аңлыйм. Шунлыктан, минем карашка, әлеге алым нинди дә булса иҗадилыктан мәхрүм итә”.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Сергей Кравцов Борһановның үзенә имтихан тапшырып карарга һәм карашын үзгәртергә киңәш иткән.

“Хәзер инде тестлар түгел бу. Бу сорауларга төгәл җавап таләп ителә, һәм син анда "галочка" куймыйча, җавапны үзең язарга тиешсең”, - дип билгеләп үтте министр.
Нәтиҗәдә, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын ул 32 мөмкинлектән 25 баллга тапшырган.

“Минем уйлавымча, бу - ныклы "дүрт"ле. Кем генә нәрсә генә әйтсә дә, бу билге - минем өчен горурлык. Миңа әлеге белемнәрне биргән укытучыларыма рәхмәт әйттем. Билгеле,  онытылган кайбер кагыйдәләр "биш"ле алырга мөмкинлек бирмәде. Хәйләгә корылган сораулар да бар иде. Билгеле, әзерләнергә кирәк”, - дип белдерде Борһанов.

Интервьюның тулы текстын “События” газетасыннан укып була. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк