ТР Президенты Кытайның Чжэцзян провинциясе Компартиясе комитеты секретаре белән очрашты

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәрекысаларында Кытайның Чжэцзян провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге тудырганы, шулай ук эшлекле программаны оештыруда ярдәм һәм кунакчыллык күрсәткәне өчен аңа рәхмәт белдерде.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик хезмәттәшлеккә корылган. Илләребез арасында югары дәрәҗәдә даими рәвештә сәяси диалог алып барыла, безнең актуаль халыкара һәм төбәкләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча позицияләребез уртак», - дип искәртте Татарстан Президенты очрашу барышында.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чжэцзян провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәндене эшлекле даирәләр делегациясенең җитәкчесе сыйфатында Татарстанга чакырды. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
271
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Зөлфәт Зиннуров китә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы