Логотип
Хәбәрләр

Транспортта метотводлы код белән йөреп булачакмы?

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, вакцинация узарга теләмәү – метотвод түгел!

Роспотребнадзор кисәтә:  транспортта йөрү өчен медотвод белән QR-код  алучылар исемлеге бик кечкенә. Аны хроник авырулар ала алмый, кодлар бары тик чирнең кискен вакытында бирелә. Мәсәлән, аны хроник авырулары көчәеп киткән кешеләр алачак, гамәлдә булу вакыты бары тик 2-4 атна тәкшил итә. Онкология белән авыручыларга да ул химия һәм нурланыш терапияләре алган вакытка гына бирелә. Йөклелекнең билгеле бер срогында булучылар да метотвод алачак. 

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, вакцинация узарга теләмәү – метотвод түгел!

Билгеле булганча, 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында бары тик кодлы кешеләр генә йөри алачак. Аны транспортка кергәч, билет алган вакытта күрсәтүне сорыячаклар. Әгәр код юк икән, пассажирга төшәргә кушылачак. «Без цивилизацияле республикада яшибез. Тикшерүчеләрнең дә, транспорт йөртүченең дә. пассажирларның да ачуын кузгатмагыз, бу хәлиткеч чара. Аңлап каравыгызны сорыйбыз», - диләр Роспотребнадзор вәкилләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк