Логотип
Хәбәрләр

Трассада авариядә биш кеше һәлак булган.

Хатын-кыз йөртүче йөк машинасын узарга дип, каршы як полосага чыккан. Свердловск өлкәсендә Пермь-Екатеринбург трассасында авариядә биш кеше һәлак булган. Шуларның берничәсе балалар. Бу турыда регион...

Хатын-кыз йөртүче йөк машинасын узарга дип, каршы як полосага чыккан.

Свердловск өлкәсендә Пермь-Екатеринбург трассасында авариядә биш кеше һәлак булган. Шуларның берничәсе балалар. Бу турыда регион буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерия Горелыхка сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.

21 июльдә булган юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче гаепле дип фаразлана. Ул идарә иткән "Фольксваген Поло" автомобиле "Вольво" йөк машинасын узарга чыккан. Каршы яктан килүче "Лексус"ны күреп алгач, ул кире үз полосасына күчәргә тырышып караган. Тормозга баскач, аның машинасы йөк машинасына бәрелгән. Шуннан соң "Фольксваген" кырыйга чыккан, "Лексус"ка барып бәрелгән. Дәвамы...

Фото: pixabay.com

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк