Логотип
Хәбәрләр

Туңдырманы ничек сайларга?

Роспотребнадзор Россия халкына туңдырма сайлау өчен киңәшләр бирде. Алар ведомство сайтында чыкты. Туңдырма алганчы, этикеткасын җентекләп уку хәерле. Сөт мае күләменә карап, туңдырма сөтле һәм әчегә...

Роспотребнадзор Россия халкына туңдырма сайлау өчен киңәшләр бирде. Алар ведомство сайтында чыкты.


Туңдырма алганчы, этикеткасын җентекләп уку хәерле. Сөт мае күләменә карап, туңдырма сөтле һәм әчегән сөтле төркемнәргә бүленә. Әчегән сөтле төркемдә май күләме 7,5 проценттан артмый. Каймаклы туңдырмада сөт мае 8-11,5 процент була, сөт маен алмаштыра торган матдә салынган туңдырмада 12 проценттан артмый, пломбирда исә 12 проценттан ким булмый.

Роспотребнадзор туңдырманың яраклылык срогына игътибар итәргә киңәш итә. Маркировка сөртелгән булса, аңлашылмаса, бу туңдырманы сатып алмау хәерле. 

Җитештерү ысулына карап, туңдырма йомшак һәм чыныктырылган була. Чыныктырылган туңдырма туңдырылган, фасовкаланган һәм чыныктырылган катнашмадан ясала. Йомшак туңдырма чыныктыру стадиясен узмый, шуңа күрә аны саклау срогы кыска була.

Сыйфатлы туңдырманы каерып алганда, ул яхшы итеп сынып төшәргә тиеш.

Роспотребнадзор туңдырма ясаганда кулланырга яраклы стабилизаторлар исемлеген дә китерә. Исемлекне туңдырма этикеткасында язылганча, рус телендә китерәбез: камедь рожкового дерева (Е410), гуаровая камедь (Е412), ксантановая камедь (Е415), камедь тары (Е417), пектин (Е440), желатин, альгинат натрия (Е401). Бу исемлектә тагын башка төрле Е да булырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк