Туфан Имаметдинов «Идегәй» яңа татар операсын куярга хыяллана

Яшь тамашачы театрының баш режиссеры, «Алтын битлек» премиясе номинанты Туфан Имаметдинов киләчәктә «Идегәй» операсын сәхнәгә чыгару хыялы турында сөйләде. Бу хакта ул «Интертат» электрон газетасындагы «Шәһәрчеләр» проектына биргән интервьюда әйтте.

Режиссер әйтүенчә, әгәр дә «Анна Каренина» иммерсив спектакленә бирелгән хәтле акча анда булса, ул милләт өчен яңа татар операсы – күп миллионлы «Идегәй» операсын куяр иде.

«Идегәй өчен елга зур роль уйный», – ди Туфан Имаметдинов. – «Идегәй елгада үлә, гомере дә су кебек бормалы. Шуңа күрә декорация бассейн һәм зур аквариумнан торырга тиеш. Артистлар тарихи костюмнардан. Сәхнәдә – хор. Мин аны шулай итеп күз алдыма китерәм».

Ләкин эш акча мәсәләсендә туктала. «Бу хыялны мин әле беркемгә дә әйтмәдем. Чөнки мин куярга теләгән әйберләр тагын да бар, алары аз бюджетлы. Ләкин анысына да акча бирмиләр бит», – ди ул.

Режиссер Идегәй образын халыкны рухландыручы герой итеп тә күрә.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
856
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
756
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы