Логотип
Хәбәрләр

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» премиясе экспертлары караячак

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясен оештыручыларда кызыксыну тудырган. Оештыручылар шалтыратып спектакльнең кайчан булачагы белән кызыксынганнар. Әлеге мәгълүм...

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясен оештыручыларда кызыксыну тудырган. Оештыручылар шалтыратып спектакльнең кайчан булачагы белән кызыксынганнар. Әлеге мәгълүматны режиссер үзе раслады.

Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле18 декабрь көнне күрсәтелде. Премьера «Смена» заман мәдәният үзәгендә тәкъдим ителде. Спектакль 50ләп тамашачы өчен дип уйланылса да, залда тамашачы ике тапкыр артык иде.

«Алтын битлек» милли театр премиясен оештыручылар спектакль турында мәгълүмат чаралары аша белгән булулары мөмкин, аларга махсус хәбәр ителмәгән.

Туфан Имаметдинов «Әллүки»нең февраль аенда, студентларның укулары башлангач булу мөмкинлеген әйтә. Чөнки спектакльдә студентлар катнаша. 
«Әллүки» спектакле Заманча сәнгать күргәзмәләр залында булыр дип күзаллана. Премьераны тамаша кылган Күргәзмәләр залы директоры Эльвира Камалова спектакльне карагач “Әллүки” командасына мәйданчык бирергә вәгъдә иткән иде.

«Әллүки» – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм телсез-чукраклар укый.

«Туган тел бер милләт кешеләренең аралашу теле булудан туктый. Кешеләр ул телдә уйламый башлыйлар. Телен югалткан халык чукрак-телсез кала. Чукрак-телсезләр - «үле» тел ияләренә тиң», - ди Туфан Имаметдинов спектакльнең программкасында.

Быел Туфан Имаметдинов куйган «Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла «Алтын битлек» милли театр премиясе лаураеты булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк