Логотип
Хәбәрләр

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» премиясе экспертлары караячак

Габдулла Тукай шигыренә нигезләнеп эшләнгән «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» милли театр премиясе экспертлары караячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә режиссер Туфан Имаметдинов әйт...

Габдулла Тукай шигыренә нигезләнеп эшләнгән «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» милли театр премиясе экспертлары караячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә режиссер Туфан Имаметдинов әйтте.

Спектакль 3 мартта Заманча сәнгать галереясындә күрсәтеләчәк. Башлана – 19.00

«Әллүки» спектакле нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.

«Әллүки» спектакле - Туфан Имаметдинов һәм аның командасының, перфомансларны санамаганда, өченче эше. Моңарчы бу команда «Әлиф» хореографик спектакле, «Шәмаил» спектакле белән республика зыялыларын бераз сискәндереп алган иде.

Спектакльнең премьерасы 19 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә булды. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары булган һәм хәзер Заманча сәнгать күргәзмәләр залын җитәкләгән Эльвира Камалова «Әллүки» спектаклен карап, аларны үз залына чакырган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк