Логотип
Хәбәрләр

Туфан Миңнуллинга багышланган Иртыш моңнары фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә узачак “Көзге Иртыш моңнары” Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә быел Туфан Миңнуллин җырлары яңгыраячак. “Көзге Иртыш моңнары” фестивале Казахстанның Сәмәй шәһ...

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә узачак “Көзге Иртыш моңнары” Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә быел Туфан Миңнуллин җырлары яңгыраячак.

“Көзге Иртыш моңнары” фестивале Казахстанның Сәмәй шәһәрендә унтугызынчы тапкыр 2-4 ноябрь көннәрендә узачак. Быел ул татар драматургы Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышлана. Бу хакта “Татар-информ”га фестивальнең сәнгать җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов хәбәр итте.

Фестиваль Габделхак Ахунҗанов җитәкләгән “Хак” Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге белән Сәмәйнең Татар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырыла.

“Безнең “Көзге Иртыш моңнары” фестивален элегрәк шулай ук ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышлап үткәргәнебез бар иде. Быел фестивальне Туфан Миңнуллин истәлегенә багышларга карар кылдык. Бәйге программасында татар халык җырлары һәм татар композиторларының классик әсәрләре генә түгел, Туфан абыйның да җырлары яңгыраячак”, - дип хәбәр итте фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

Узган ел Казанда Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә яңгыраган җырларын туплаган “Безгә бер җыр кирәк” җыентыгы дөнья күргән иде. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан татарлар яшәгән кайбер төбәкләргә һәм илләргә дә юлланды. Җыентыкта драматургның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Миләүшәнең туган көне”, “Хушыгыз”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Җанкисәккәем” кебек танылган дистәләрчә спектакльләрендә яңгыраган җитмешләп җыры урын алган. Композиторлар аларны Туфан Миңнуллин шигырьләренә иҗат иткән булган.

Җыентыкны төзүче – Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова. “Габделхак Ахунҗанов иҗади актив музыкант, мөгаллим буларак җырлар җыентыгы белән бик кызыксынды. Казахстанда фестиваль үткәрү турында узган ел сөйләшкән идек, ул аны инде тормышка да ашыра. Габделхак әфәнде ел саен Сәмәйдә киң колачлы милли музыкаль фестиваль-бәйгеләр оештыра”, - диде “Татар-информ”га Әлфия ханым. Фестивальнең кунаклары буларак, Сәмәйгә ноябрьдә Туфан Миңнуллинның гаиләсе дә килер дип планлаштырыла.

Бәйгедә Казахстаннан гына түгел, БДБ илләреннән, ерак чит илләрдән дә 3 яшьтән башлап 84 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Алар вокал (соло, ансамбль), бию (соло, ансамбль) һәм нәфис сүз кебек жанрларда көч сынашачак. Иң талантлы кешегә 1 мең евро күләмендә Гран-при тапшырачаклар.
татар-информ
Фото: Д.Ахунҗанова

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк