Логотип
Хәбәрләр

Туган тел

Туган тел бәйрәме

21 апрель, пәнҗешәмбе көнне, көндезге сәгать 12 дә Журналистлар йортында Туган тел көненә багышланган шигырь бәйрәме уздырылачак. Чараны журналистлар берлеге ветеранннар оешмасының татар бүлеге оештыра.

Бәйрәмдә шигырь иҗат итүче талантлы татар журналистлары катнашачак. Аларның туган телгә, туган илгә, туган җиргә багышланган шигырьләре яңгыраячак. Әлеге чара 2020-21 елларда пандемия булу сәбәпле үткәрелмичә калды.

Быелгы чараның үзенчәлеге шунда: өлкән яшьтәге журналистлар белән беррәттән яшь буын каләм ияләре дә үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыларны таныштырачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк