Тукай әкиятеннән "ужастик" ясаганнар

Бүген Татарстанда төшерелгән «Водяная» фильмы Россия прокатына чыга. Премьера алдыннан ул журналистларга күрсәтелде.
Татар әкиятләре нигезенә корылган «ужастик» 14 марттан Россиянең 54 шәһәрендә 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк. 7 марттан аны Казахстанда карый да башладылар инде. Сүз Алексей Барыкинның «Водяная» фильмы турында бара.
Фильм авторлары версиясе буенча, Су анасы яңа гасырда да Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы күлендә яшәп ята. XXI гасырның Су анасы, Тукай әкиятендәгечә, тәрәз шакып кына калмый, ә тәрәздән өйгә кереп, тарагын алган кешене урлап та китә икән. Әлбәттә, «җен-пәриләр» ялгыз гына булмый – булышучылар бар. Алексей Барыкин журналистлардан фильмның финалы турында язмауларын сораган.
Тулырак: Интертат
Фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте