Логотип
Хәбәрләр

Тукай клубында Әхтәм Зарипов китаплары тәкъдим ителә

2 апрель көнне 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Әхтәм Зариповның «Илһам» нәшриятында чыккан «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» (2017 ел...

2 апрель көнне 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Әхтәм Зариповның «Илһам» нәшриятында чыккан «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» (2017 ел) һәм «Өмет булсын юлдашың» (2018 ел) китапларын укучыларга тәкъдим итү кичәсе була.

Кичәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, китапларны төзүче мөхәррир Рафис Корбан, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов,Татарстанның халык артисты Рафаил Ильясов, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев катнашачак.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк