Логотип
Хәбәрләр

"Тукай язы" программасы кысаларында ике-өч ай дәвамында Астананың 20 еллыгына багышланган ун чара узачак.

Астанада тантаналы шартларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Тукай язы-2018" чаралары циклы башланды. Бу хакта Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.  "Ту...

Астанада тантаналы шартларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Тукай язы-2018" чаралары циклы башланды. Бу хакта Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә. 

"Тукай язы" кысаларында ике-өч ай дәвамында Астананың 20 еллыгына багышланган ун чара үткәреләчәк. Якын арада Шигъри Сабантуй һәм Тукай диктанты узачак. Әлеге чара беренче тапкыр татар-башкорт "Якшәмбе мәктәбе"ндә үтә. Шулай ук "Астана Тукайны укый" дип аталган видеомарафон дәвам итә һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясе булачак. Моннан тыш, китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе, "Мәңгелек Тукай язы" дигән искә алу кичәсе узачак. 

Яңа чаралар арасында - татар труппасы куйган беренче спектакльнең 105 еллыгына багышланган очрашу, башкаланың татар урыннарына бәйле, Габдулла Тукай иҗатына һәм Астананың 20 еллыгына багышланган "Татар Дозор" квесты.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк