Логотип
Хәбәрләр

Туристларны "Әпипә"гә биетәбез

"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристларны флешмоб белән каршы алалар. Ул "Мама, я в Казани" дип атала. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзә...

"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристларны флешмоб белән каршы алалар. Ул "Мама, я в Казани" дип атала. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.

"Туристларга күтәренке күңел, яхшы кәеф бүләк итәр өчен оештырдык әлеге флешмобны. Исеме дә бик үзенчәлекле. Кунакларга ошый, аеруча "Әпипә"гә тыпырдап, күмәкләшеп бииләр. Башка көй куйсак, кабаттан "Әпипә"не сорыйлар. Татар халык биюләре аша халкыбызның үзенчәлекле якларын, бию сәнгатенең мәдәниятне үстерүдә тоткан урынын күрсәтергә телибез", - диде музей директоры. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк