Тыңлап туймаслык

Сагынабыз шул Хәнияне...

Хәния Фәрхи турында язганда, аның казанышларын, халык артисты икәнлеген дә искә алу кирәкми. Ул халык йөрәгендә мәңге уелып калды. Аны юксыну көннән-көн көчәя генә бара. Инста тасмадагы «Әлдермешкә кайтам әле» җырының видеоязмасы чыгуга халык янәдән хәтирәләргә күмелде. Бу җырны Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева башкара.

Хәния Фәрхинең сөекле тамашачысы әле дә аның җырларына сусавын, сагынуын язалар. «Искиткеч, Алия, Хәниянең үзен тыңлаган кебек булдык! Шулай сирәк кенә булса да җырла инде, кадерлебез!!! Сусаганда бер йотым су кебек булдың!!!» - диләр. Алиягә әллә нигә бер булса да җырлавын, бу җырны башка берәүгә дә бирмәвен үтенеп сорыйлар. Үзләре үк: «Бик акыллы кыз... Җырламас ул, үз позициясен бик ачык аңлатты. Әнисенең гастрольләре дә үзәгенә үткәндер, гаиләм белән булам, диде бит..» - дип җавап та кайтаралар.

видео: @tatar_estrada

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
304
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы