Логотип
Хәбәрләр

Тынычлык бистәсе сезне көтә

Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә апага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертларының иң беренчесе кичә Отары бистәсендә узды ич! Туп-тулы зал булмаса да, килгән халык бер тамчы игелек эшләү белән берр...

Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә апага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертларының иң беренчесе кичә Отары бистәсендә узды ич! Туп-тулы зал булмаса да, килгән халык бер тамчы игелек эшләү белән беррәттән, рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап-биеп кайтып китте беләсегез килсә. Җырчылары соң аның!.. Зөлфия-Җәвит Шакировлар, Илсөя Бәдретдинова, Закир Шаһбан, Вадим Захаров, Алсу Азат Фазлыевлар, Резеда Шәрәфиева, Рифат Зариповлары гына ни тора! Өч сәгатьлек тамаша бер тында, бер сулышта үтеп тә китте... Җитми дә калды! Шуңа, күңелсезләнеп утырасы түгел ‒ 20 декабрьдә Тынычлык бистәсе мәдәният йортында тагын күрешәбез, яме? Анда катнашачак җырчылар исемлеге дә күпкә саллы. Химиклар мәдәният йорты, дип кыстап тормыйм ‒ анда билет бетте. Ә Тынычлык бистәсе мәдәният йорты әле сезне көтә! Килегез, яме?

Автор: Гөлнара Җәлилова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк