Тынычлык өчен ‒ сөт?

Сез ялгызлыкта калып ял итәргә яратасызмы ул? Гүпчим бер эш эшләми, диванга сузылып ятып, телевизор караштырып ягъни мәсәлән? Яшь, матур, талантлы җырчы Азат Абитов ярата әнә. Шау-шулы концерт, мәҗлесләрдән кайтуга аңа ким дигәндә бер-ике көн үз фатирында бикләнеп, ялгызлыкта калу кирәк. Бер нәрсә дә эшләмичә, яңа җырлар планнарын барлап, ашамый-эчми ята икән Азат. Әйе-әйе! Андый чакларда хәтта ашарга да пешерәсе килми икән егетнең. «Тамак ачса, сөт эчәргә мөмкинмен«, ‒ дип тә өсти Азат. Менә шулай итеп ял итә җырчы Абитов. Ул кадәр шау-шулы тормышта яшәүче җырчылар өчен гаҗәп тә түгел анысы ‒ организм үзенә кирәкле тынычлыкны, кирәксә, талап та ала белә шул.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Фото: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан