Логотип
Хәбәрләр

Уфа “Нур” татар дәүләт театры BabyNur проектын башлады

(Уфа, 9 апрель, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Быелгы ел Башкортстанда “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шуның кысаларында Уфа “Нур” татар дәүләт театры “BabyNur” проектын башлап җибәрде. Аның төп м...

(Уфа, 9 апрель, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Быелгы ел Башкортстанда “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шуның кысаларында Уфа “Нур” татар дәүләт театры “BabyNur” проектын башлап җибәрде. Аның төп максаты – Уфада яшәүче татар гаиләләрендә милли мохитне, халкыбызның традицияләрен саклау, ата-ана һәм балалар арасында бәйләнешләрне ныгыту.

8 апрельдә театр фойесында проектның ачылу тантанасы үтте. Кичәне “Нур” театры артисты Ленария Хаҗиева алып барды. Чарага килүчеләрнең күпчелеге Уфа мәктәпләрендә белем алучы татар балалары иде. Алар, нигездә, рус телле булганлыктан, кичә ике телдә алып барылды. Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе балаларының “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбленең чыгышлары алкышларга күмелде.

Фойеда балалар өчен берничә мастер-класс эшләде. Кемнәрдер рәсем төшерү серләренә төшенде, икенчеләр кул астындагы гади генә әйберләрдән төрле сыннар, җиһазлар ясарга өйрәнде. Шунда ук балаларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Вакытлы матбугат чаралары да бәйрәмнән читтә калмады. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары балаларны үзләре белән таныштырды. Ахырда өлкәннәр һәм балалар бергәләшеп Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре буенча куелган спектакльне карадылар.

Киләчәктә әлеге проектның географиясе тагын да киңәер дип көтелә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк