Логотип
Хәбәрләр

Уфада рекорд куйганнар!

Милли киемнәр кигән кешеләр Уфада иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. "Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап, Уфа амфитеатрына, “Ватан...

Милли киемнәр кигән кешеләр Уфада иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

"Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап, Уфа амфитеатрына, “Ватан” этно-паркына таба милли киемнәр бәйрәме катнашучыларыннан торган бик зур интернациональ колонна узды. Биредә сәнгать фестивале сәхнәсе алдында берничә рәт булып, куллар тотынышып, музыка көенә иң зур әйлән-бәйлән боҗрасы әйләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге вакыйганы теркәр өчен,  “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко Уфага килгән. Парадның һәр катнашучысы махсус капка аша узып, теркәлеп барган. 1192 - рекордның рәсми саны итеп язылган.

Бәйрәмдә рус, башкорт, татар, немец, чуваш, латыш, украин, мордва, керәшен, удмурт, мари, казак, белорус, һинд, гарәп, таҗик һәм башка халык вәкилләре катнашкан. Шулай ук милли киемнәр кигән Конго, Колумбия, Вьетнам, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил студентлары кушылган

Иң яшь катнашучы Рамазан Алтынбаевка тиздән ике яшь тула, ә иң өлкән катнашучы —  Риф Тимербулатов 80 яшьтә булган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк