Уфада узачак «Идел» татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

 
Чараның максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 16-17 ноябрь көннәрендә Уфада узачак «Идел» Халыкара татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • «Идел» фестивале 2011 елда гамәлгә куелган.

Чараның төп максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

Чарада Россия төбәкләре һәм башка илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлаучы урта һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм әлеге бүлекләрне тәмамлаган яшьләр, шулай ук вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр чакырыла.

  • Фестивальдә катнушчыларның яше – 16-35 яшь (балалар номинацияләрендә катнашучыларныкы – 7-15 яшь).

Фестиваль «Башкорт халык җыры» (озын көй) яки «Татар халык җыры» (озын көй); башкорт профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) яки татар профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) эстрада җыры, башкорт яки татар профессиональ композиторының академик җыры номинацияләре буенча үткәрелә.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. 

татар-информ

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
216
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы