Логотип
Хәбәрләр

«Уй-кичерешләрем әсәрләремдә чагыла» – Данил Салиховка 60 яшь!

«Гомер узгач, артка борылып карар чаклар да җитә икән. Мин бирегә өлкәнәя барган көннәремне сизгән чакта гамәлләрем турында уйланырга килдем». 15 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һә...

«Гомер узгач, артка борылып карар чаклар да җитә икән. Мин бирегә өлкәнәя барган көннәремне сизгән чакта гамәлләрем турында уйланырга килдем».

15 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры залында язучы, драматург Данил Салихов үзенең 60 яшьлек юбилей кичәсен шушы сүзләр белән ачып җибәрде. Бирегә аны тәбрикләргә барлык иҗатташ дуслары, шулай ук әсәрләрен яратып укыган укучылар да килгән иде. Бәйрәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавы белән башланып китте. Аннан соң сәхнәгә татар язучысы Разил Вәлиев менде. Ул тәбрикләвен, үзе әйтмешли, «кулын бушатудан» башлады, ягъни Дәүләт Советыннан истәлекле бүләкләр тапшырды. Шул арада үткәннәрне искә алырга да өлгерде:

«Данил, иң беренче чиратта, драматург һәм язучы ул. Бүгенге көндә язучы булырга хыяллану бик зур тәвәкәллек сорый. Әсәре басылмаса, аның хезмәт хакы килми. Шулай итеп, тормышы да авырая. Ә Данил – җырлы-моңлы кеше. Конференцияләр вакытында башта сөйли-сөйли дә, фикерен әйтеп бетерә алмаса, тота да җырлый башлый».

Разил Вәлиев драматургның музыка училищесына укырга кергән елларын искә төшерде. Анда укып, театр училищесына кергәч, иң зур бәхете итеп – Марсель Сәлимҗанов төркеменә эләгүен атады. Данил Салихов үзе дә әлеге олуг режиссерга гомере буе рәхмәтле булып яши. Чөнки ул аңа дөрес юл күрсәткән, театр сәхнәсенә «җитәкләп алып чыккан шәхес».

Фәрит Бикчәнтәев : «Без татарлыкны Данилдан өйрәндек»

Юбилярны котларга театр училищесында бергә укыган курсташлары да килгән иде. Аларның берсе – Фәрит Бикчәнтәев студент елларына кайтып килде.

«Училищеның татар курсында Венера Шакирова, Рифат Юсыпов, мин – шәһәр балалары, ә Даниллар – авыл балалары иде. Ул чакта авыл балалары белән безнең арада низаг булмыйча тормады. Чөнки Данилларның төркеме татарча бик яхшы белә иделәр. Ләкин беренче курсның ахырында Асия апа Хәйруллина аларга өчлеләр, безгә бишле куеп чыкты. Моның белән канәгать булмаган Данил «Бу дөрес түгел!» – дип каршы чыкты. Менә шулай авырлыктан күтәрелгән Данилның шундый дәрәҗәгә менүенә шаккатам. Без татарлыкны да, җыр-моңны һәм телне дә Данил Салиховтан өйрәндек. Хәзер генә аңлыйм – иҗатчы кешегә җитәкче булуы бик авыр. Бүгенге көндә ул да рәис, мин дә рәис. Аның оешмасында – 337 язучы, безнекендә – 600 актер».

Фәрит Бикчәнтәев Данил Салиховка бүләккә нәрсә алырга икәнен озак уйлаган. Әмма ахырдан аның йорт салып чыкканын истә тотып, иң яхшы бүләк дип төзелеш кораллары кибетенә бүләк картасын сайлаган.

Бәйрәм кичәсе драматургның юбилее максатыннан уздырылганлыктан, сәхнәдә спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. Данил Салиховның әсәрләрен Әлмәт, Минзәлә татар дәүләт театры, Дагыстан Ногай дәүләт театры, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт театры, Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры һәм Туймазы татар дәүләт театрлары сәхнәләштерде.

Юбилей кичәсендә Данил Салиховка бик күп изге теләкләр теләнде, бүләкләр тапшырылды. Шау чәчәккә күмелгән юбиляр шәхси бәйрәмен рәхмәт сүзләре белән тәмамлады:

«Шушы сәхнәгә Марсель абый җитәкләп алып менгән иде, инде менә миңа да 60 тулды. Минем уйларым, кичерешләрем – минем образларымда, шушы сәхнәдә күрсәтелгән әсәрләремдә чагыла».

 

Фото һәм язманың авторы: Рәфидә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк