Логотип
Хәбәрләр

Уйдырма хәбәрме әллә дөресме?

Инстаграмда тормыш кайный. Кемнең нәрсә эшләгәнен, эшләмәгәнен дә бик ачык белеп була. Кыскасы, инстаграмда тормыш гөрли. Артистлар, йолдызлар тормышы да уч төбендәге кебек кенә. Кемдер ябык аккаунты...

Инстаграмда тормыш кайный. Кемнең нәрсә эшләгәнен, эшләмәгәнен дә бик ачык белеп була. Кыскасы, инстаграмда тормыш гөрли. Артистлар, йолдызлар тормышы да уч төбендәге кебек кенә. Кемдер ябык аккаунты белән башка берәүне кимсетергә дә күп сорамый. Зәмирә Рәҗәповага төрле хәбәрләр язып, кимсетмәкче булалар икән. Бу хәбәрне ул инстаграмдагы сәхифәсендә язган. «Синең белән ирең йокламыйдыр да, карт бит син», - дип язган аңа бер кеше. Зәмирә үзе аптырап тормаган. «Юк, йокламый. Со смной не уснешь», - дип җавап кайтарган.

«Әстәгфирулла? Бигрәк мәгънәсез кешеләр бар инде. Кемнең-кемдә ни эше бар. Дәшми генә көнләшегез әле. Ачуыгызны, агуыгызны чәчмәгез!!!!!»

«Бик кызмагыз әле, бу бит вымышленный тема, пиар, подписчикларнын активность өчен генә»

«Я Аллахым, шул бәндәңә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәхет бир. Бу сүзләр бәхетсез кеше сүзләре» - дип шәрехләгән әбүнәчеләре. Дөрестән дә, кара пиармы бу, әллә инде шундый тупас, мәгънәсез сүзләр дә язып буламы? Бер-беребезгә хөрмәтле, игътибарлы булсак иде, дуслар!

@zamira266/

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк