Логотип
Хәбәрләр

«Ул хәзер «Кияүгә чык син миңа» дип җырлап йөри»

Шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова белән әңгәмәдән өзек.

Ачык, ихлас. Укучылары белән бөтен уй-хисләрен бүлешә. Кайвакыт укыйсың да, бусын ук язмаса да ярый иде дип уйлыйсың. Ә ул кеше сүзенә карамыйча алга баруын дәвам итә. Соңгы вакытта фәлсәфи шигырьләре белән дә укучы мәхәббәтен яулады. Бүген шагыйрә Ләйлә Дәүләтова нинди уй-фикерләр белән яши? Нәрсәгә борчыла, ниләр эшләргә җыена? Ватаным Татарстан әнә шуларны белешкән. 

– «Адәм белән Һава» тапшыруын сагынасыңмы? Бәлки аңа алмаш булырдай проект уйлап йөрисеңдер?  

– Башта мин, гомумән, берәр нинди акчалы эшкә керермен дип уйлаган идем. Ләкин халык ул тапшыруны сорап шулкадәр күп яза, шалтырата – уйлана калдым. Беләм, мондый эчтәлектәге хатлар телевидениегә дә, «өстәгеләр»гә дә бик күп килә. Хәтта, махсус яздырдыңмы дип әйткәннәре дә бар. Махсус рәвештә мең кешене яздырып булмый, бер кешене яздырып була. Менә шул меңләгән кешенең яратуын тою, бәлки ул тапшыруны кире ачаргадыр дигән уйны уятты.  

«Яңа гысыр» каналы җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрем яхшы, Илшат Әминовка да рәхмәттән ары сүзем юк. Ул бу тапшыруны фәлән еллар буе эшләргә ирек бирде. Ләкин бу тапшыру аның сүзе белән ябылды. Димәк, ул шулай кирәк дип тапкан. Ә болай, мин беләм, рейтинг буенча ул беренче урындагы тапшыру. Миңа, синнән алдарак «Новости Татарстана» дип әйткәннәр иде. Аннан кала, «Адәм белән Һава». Төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Карарбыз. 

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?  

– Мин  тәнкыйтькә исе китә торган яшьтән үткән. Мин үземә нык каты ышанган  кеше. Аягымда нык басым торам, беркемгә дә  бәйле түгел. Шуңа күрә нишләп тәнкыйтьтән куркыйм инде?! Кемнеңдер тәнкыйтькә исе китә икән, димәк аның бүтән кайгысы юк.  Минем алай кайгырып йөрергә вакытым юк. Дөнья көтәсем бар, чөнки кулымда балам бар. Минем аны матур өйдә яшәтәсем, матур итеп киендерәсем килә. Минем акча эшлисем бар. Тәүлеккә 24 сәгать эшлим дияргә була. Туйлар, юбилейлардан тыш, заказга шигырьләр язам. Ул юбилей дигәннән, шундый әйбер модага кереп китте: кәләшнең, кияүнең әйтәсе сүзләрен заказга яздыралар. Күптән түгел бер кыз хәтта әнисенең, әтисенең, кияүнекен, үзенең әйтәсе сүзләрен яздырды. Кунакларның сүзләрен генә яздырасы калды. Аның каравы туйдан соң барысы да канәгать калды. Бер-берсен кабатламый торган котлаулар күңелле бит ул. Матур, рәхәт. Бу – минем акча эшләүнең бер ысулы. Кайбер байлар юбилейларда ничек шаккатырырга белмиләр һәм махсус ирләренә, халыннарына атап шигырь яздыралар. Хәтта кызына тәкъдим ясарга җыенган егет тә махсус шигырь яздыртты. Кәләш минем иҗатны ярата икән, ул шигырьне махсус китабымның беренче битенә яздыртты. Менә шундый хикмәтләр бар. Әле бит  очсызга язам дип тә әйтә алмыйм, кыйммәткә сатам. Аннары инде Радик Юльякшин шигырь сорады да,  әрәм булмасын дип  аңа бирдем. Ул хәзер «Кияүгә чык син миңа» дип җырлап йөри.  

– Кешеләргә нинди теләкләрең бар?  

– Рәхәт итеп яшәп калыгыз. Балагызны яратыгыз. Үз вакытында бик күп артистлардан интервьюлар алдым. Һәрвакыт юлда булдык, бала карарга вакыт булмады диләр… Аңлыйм, эшләре шундый. Ә бит балалары моңсу. Шуңа һич югы әни кешегә баланы үзең карарга кирәктер дип уйлыйм. Әби-бабайның баланы әйбәтрәк караганын да беләм. Минем әни дә баланы миннән яхшырак карый. Ләкин әни җылысын тоймаган бала елмаеп-көлеп тормый. Ә ул – синең киләчәгең. Синең киләчәгең акча түгел. Акча артыннан чабып дөньяның матур якларын күрмичә калабыз бит. Якыннарыгызны, балаларыгызны кадерләп, матур сүзләр әйтеп, кечкенә чакларында рәхәтләнеп уйнап, яратып калыгыз... Аннары көнләшмәскә кирәк дип саныйм. Дөнья матур бит, һәр нәрсәнең матур якларын күрә белергә кирәк. 

Тулырак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк