Логотип
Хәбәрләр

«Уникальлек һәрвакыт кыйммәт тора»

Бүген «Россиянең алтын тавышы» − Николай Басковка 42 яшь тулды. Басков булган җирдә һәрвакыт бәйрәм, дип әйтергә була. Нәкъ менә шуңа күрә җырчыга тантаналарны, туйларны һәм корпоративларны алып бару...

Бүген «Россиянең алтын тавышы» − Николай Басковка 42 яшь тулды.

Басков булган җирдә һәрвакыт бәйрәм, дип әйтергә була. Нәкъ менә шуңа күрә җырчыга тантаналарны, туйларны һәм корпоративларны алып баручы буларак ихтыяҗ зур − шәп кәеф һәм күңелле тамашаны аннан башка беркем дә тудырмас кебек.

Моннан тыш Николай һәрвакыт төрле. Ул катлаулы пластик гримлы «Диңгез патшасы», яки Сочидагы «Новая волна» фестивалендәге кебек Пикачу да булырга һәм шунда ук әлеге җиңелчә образны катгый классик костюмнарга да алыштырырга мөмкин.

Җырчының сәхнә костюмнары аерым игътибарга лаек. Николайның гардеробында берничә йөз гадәти булмаган пиджак бар. Джинсларда сәхнәгә чыгып җырлауны ул тамашачыларга хөрмәт күрсәтмәү дип саный.

Николай өчен киемнәрнең күпчелеге шәхси тегелә, аяк киеме дә җырчы өчен бердәнбер нөсхәдә махсус эшләнелә. Сүз уңаеннан, Басков сәхнә костюмнарына акча кызганмавын яшерми.

«Матур һәм кабатланмас кием артистка шәхси образ тудырырга ярдәм итә, ә уникальлек һәрвакыт кыйммәт тора», — ди Николай. Әгәр сәхнәдә Николай Басков «ялтыраса», гадәти тормышта бик тыйнак киенә һәм джинс чалбар, футболка, кроссовкаларга өстенлек бирә.

Сүз уңаеннан, Николайны туган көне белән котлыйбыз! Чын күңелдән бәхет, илһам, мәхәббәт һәм яңа көтелмәгән идеяләр телибез!

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Инстаграм @nikolaibaskov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк