Логотип
Хәбәрләр

Ура, суга, җилгәрә...

Инстаграмда күзәтеп барган иң актив, уңган җырчыларның берсе ‒ Татарстанның атказанган җырчысы Лилия Муллагалиева. Бер көн эчендә аның төсле мең төрле ризык пешерә белүче бармы икән ул? Тутырган казы,...

Инстаграмда күзәтеп барган иң актив, уңган җырчыларның берсе ‒ Татарстанның атказанган җырчысы Лилия Муллагалиева. Бер көн эчендә аның төсле мең төрле ризык пешерә белүче бармы икән ул? Тутырган казы, бәлеше, өчпочмагы, үзе кискән токмачы, күпереп торган чәк-чәге, гөбәдиясе, кабартмасы, кыстыбые дисеңме... Уңган инде! Хе, татар кызы, «без бит авыл кызлары» дип җырлаучыга шаккатасы түгел инде, дияргә ашыкмагыз сез. Лилия күптән түгел япон ризыкларын әзерләргә дә өйрәнә башлаган әнә. Күптән түгел кызы Ильвина белән берлектә роллы ясаган ул! Телеңне йотарлык килеп чыккан ди, бер авырлыгы да юк, дип тә өсти Лилия. Шулайдыр, кулыннан эш килгән кешегә татар халык кухнясы ди дә, япон халкыныкы ди... Мин менә һаман токмач кисәргә дә өйрәнә алмыйм әле монда...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк