Логотип
Хәбәрләр

Урманчылар Татарстан мәктәпләрендә укучылар белән очраша

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Урманчылар агитбригадасы Татарстан Республикасы мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга йөрүен дәвам итә. "Лубян урман-техника көллияте” һәм Татарстан Республикасы...

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Урманчылар агитбригадасы Татарстан Республикасы мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга йөрүен дәвам итә. "Лубян урман-техника көллияте” һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре мәктәптә укучылар белән очрашу оештырды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урманчылар укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуны һөнәри юнәлеш алу буенча эшләү кысаларында башкара. Бу юлы алар Кукмара районында булган.

"Урманчылар агитбригадасы белән очрашуга якынча 400 кеше җыелган иде. Урман тармагы белгечләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренең барлык баскычлары турында сөйләде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Агитбригаданың киләсе тукталышы 7 февральдә Саба районында планлаштырыла. 

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк