Логотип
Хәбәрләр

Ут уйнаткан «Ут чәчәге»

Зиннур Хөснияр авторлыгында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәләштергән «Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле? Карамаганнарның шундук кәефен төшереп куйыйм әле ‒ күпне юга...

Зиннур Хөснияр авторлыгында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәләштергән «Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле? Карамаганнарның шундук кәефен төшереп куйыйм әле ‒ күпне югалткансыз. Барып, бушанып, тетрәп кайтасыгыз килсә  сезгә, һичшиксез, әлеге спектакльне карарга кирәк. Наркоманияне нигез итеп алган әсәр Американы ачмаса да, кешеара мөнәсәбәтләрдә шактый кирәкле-үтемле сөяльләрне үзенә алган. Әни белән бала, хатын-кыз белән ир-ат арасындагы садә хисләр, яшьлекнең чиста булырга тиешлеге, акча түгел, кеше күңеле, җан хисенең өстенлеге кебек бервакытта да җуелмас кыйммәтләр булуына ишарә итә ул. Мәликә ‒ Рузанна Хәбибуллина, Миләүшә белән Гаяз ‒ Татарстанның атказанган артистлары: Гөлнара Абитова һәм Илнар Низамиевләр уенына карап, афәрин генә диярлек. Минем аһ итеп утырганым мелодрамадагы пластик биюләр булгандыр: анысы өчен Нурбәк Батуллага бишле куярлык. Режиссер Илфат Камалиевнең эшен дә зурлап билгеләп үтәрлек  минималь декорацияләр белән дә таулар күчереп буласын күрсәтә алды ул. Нәрсә бөтен нәрсәне сөйләп бетерәм ди әле мин сезгә? Биш тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән күрүгә җитәме соң инде...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк