Логотип
Хәбәрләр

«Ваһаповчылар» да яңалык. Айсылу Габдинованы кем алыштырган?

Белүебезчә, продюсер Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы «Дуслык күпере» концертында катнаштырмады. Соңрак исә җырчы белән контрактның бөтенләй өзелүе билгеле булды. Бу көннәрдә vagapovfest инста тасмас...

Белүебезчә, продюсер Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы «Дуслык күпере» концертында катнаштырмады. Соңрак исә җырчы белән контрактның бөтенләй өзелүе билгеле булды. Бу көннәрдә vagapovfest инста тасмасында «Гаиләбезгә рәхим ит, ЗӘЛИЛӘ!» дигән пост пәйда булды. Ул Айсылу урынына килүче яңа кыз булып чыкты. Ул - Сарман районыннан Рузилә Бәдретдинова, сәхнә псевдонимы - Зәлилә, фестиваль лауреаты. Аңа 18 яшь.

«Күптән түгел зур хыялым чынга аша башлады! Бер яктан һишчиксез шатмын, икенче яктан бик дулкынланам... Җыр - моң дөньясында хәерле сәфәрләр теләгез миңа!» - дигән Зәлилә инста челтәрендә.

Зәлиләнең «Йолдызлык» фестивалендә катнашуы һәм «Бәрәңге» җырына 2011 елда төшерелгән клибы булуы мәгълүм.

Г.Ярмиева

@vagapovfest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк