Вадим Захаров концертына ялган акча белән кергәннәр
Акчаның ялган булуын җырчы бүген автозаправкага кергәч кенә белгән. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган. Җырчының концертына берәү 200 сумлык ялган акча...
Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган. Җырчының концертына берәү 200 сумлык ялган акча белән кергән. Бу хакта Вадим «Интертат» хәбәрчесенә үзе сөйләде.
- Яңа ел бәйрәмнәре арасында, 4-7 гыйнварда авылларда концертлар белән йөрдек. Шуннан җыелган 200 сумлык купюраларны кесәгә аерып салып куйдым да, бүген шуның 2000 сумына заправкага кереп, бензин салдым. Акча түләгәндә кассир кыз: «Сезнең бит бер акчагыз ялган!» ди. Әллә нишләп киттем. Карасам, чыннан да бер акчага «200 дублей» дип язылган, «Билет банка приколов» чыгарган. Ни көләргә белмәдем, ни еларга. 200 сумлык бу акчалар – тамашачыларның билет алган акчалары. Менә шуны уйлыйм: бу кеше ни йөзе белән концерт карап утырды икән дә, нинди күңеле белән шулай эшләде икән дим. Моның ахырын бу кассир белән икебез генә беләбез. Шуңа күрә әзрәк кенә мәгънәлерәк булыйк әле дип әйтәсе килә, - ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк