Вадим Захаров: «Үземнән тазарак кеше күрсәм сөенәм»
Җырчы Вадим Захаровка гәүдә авырлыгы турында сорау биргәч, ул үзенең артык авырлыгы яшь өстәве турында әйтә. «Гәүдәгезне ниндидер формага китерү максатыгыз юкмы?» дигән сорауга ул болайрак җавап бирде...
Җырчы Вадим Захаровка гәүдә авырлыгы турында сорау биргәч, ул үзенең артык авырлыгы яшь өстәве турында әйтә. «Гәүдәгезне ниндидер формага китерү максатыгыз юкмы?» дигән сорауга ул болайрак җавап бирде: «йөз тапкыр уйланган әйбер инде ул. Концертларымда да әйтәм инде, «Үземнән тазарак кеше күрсәм сөенәм», дип. Җырчы Винарис бар бит, аның янында басып торырга рәхәт инде миңа, фотога төшәргә дә. Аның янына басып фотога төшәсе килеп тора, мыскыл итеп әйтмим инде. Миңа артык авырлык турында күп тапкыр әйттеләр инде, гәүдә төзелеше шундый булгач, мин бернишли дә алмыйм инде». Вадим диеталар да тотып караган, берни дә булышмый икән, үзен ничек бар шулай кабул итә икән. Гәүдә авырлыгын үлчәп тә мәшәкатьләнми. «Тамашачы мине шулай кабул итсен инде», ди Вадим.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк