Логотип
Хәбәрләр

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессына яшьләрне тартырга кирәк дип саный

Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәй...

Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев милли эшләргә яшьләрне тарту кирәклеген белдерде.

“Арабызда яшьләрне дә күрәсе килә. Шуңа күрә структурада яшьләр канаты булырга тиеш. Яшьләр канаты буларак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин эшчәнлек алып бара”, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе давамчылык традицияләрен үстерү зарур дип билгеләп үтте. “Без үзебез тәҗрибә туплаган: сөйләшә дә беләбез, киләбез дә, тыңлыйбыз да, фикер дә уртаклашабыз. Әмма без бит эшләрне киләчәк буын өчен башкарабыз. Балалар, яшьләр эшләре буенча Россия һәм дөнья күләмендә яшьләр канаты булырга тиеш”, – диде Милли Шура рәисе.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк