Логотип
Хәбәрләр

Васил Шәйхразиев: Быел Мәскәү Сабан туена былтыргыдан да күбрәк кеше килер дип өметләнәбез

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Быел Мәскәү Сабан туе Коломенское паркында 21 июльдә узачак. Сабан туена әзерлек хакында Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фари...

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Быел Мәскәү Сабан туе Коломенское паркында 21 июльдә узачак. Сабан туена әзерлек хакында Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе, Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән сөйләшкән.

“Мәскәүнең Коломенское паркында Сабан туен уздыру безнең милли гореф-гадәткә әйләнде инде, дияргә була. Быел ул аеруча матур, җылы вакытка туры килә, шуңа кеше былтыргыдан да күбрәк килер дип өметләнәбез. Фәрит Фарисов быел Сабан туенда яңа мәйданнар булдырылачагын, моны оештыруга ярдәм итәрдәй спонсорлар табылуын әйтте. Былтыр Мәскәү Сабан туена 200 меңнән артык кеше килгән иде”, - диде Шәйхразиев.

Быел сабан туенда татарча көрәш ярышларын утырып карау өчен махсус трибуналар булдыру планлаштырыла. Сату-алу нокталары да арттырылачак.

Мәскәү Сабан туен уздыруда Чаллы шәһәре администрациясе ярдәм итә. “Иң мөһиме, Сабан туен уздыруда Мәскәү мэриясе һәм департамент ягыннан аңлау бар, безне хуплыйлар”, - диде вице-премьер. Милли бәйрәмгә Татарстан һәм Башкортстан республикалары рәсми делегацияләре барачак.

  • Быел 7 июльдә Чабаксарда федераль Сабан туе, 14 июльдә Курган өлкәсе Әлмән авылында федераль авыл Сабан туе узачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк