Логотип
Хәбәрләр

Васил Шәйхразиев Приморьеда беренче мәчет төзелеше яз көне башланачагын әйтте

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Приморьеда беренче мәчет төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В...

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Приморьеда беренче мәчет төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Приморье губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко белән очрашуынан соң билгеле булды. Хәбәрне "Татар-информ"га вице-премьер үзе җиткерде.

"Владивостокта мәчет төзү хакында сөйләшү - бирегә килүебезнең төп максатларының берсе иде, диде Шәйхразиев.

Приморьеның татар автономиясе Владивостокта мәчет төзелеше өчен җирне инде алып куйган булган, 2012 елда аның беренче ташы да салынган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында эш тоткарланып торган. "Татарстан ягы әлеге мәчетнең эскизын ясарга тиеш иде, бу хакта сүз былтыр көз үк булган иде. Ләкин ул арада Приморьеда җитәкчелек алышынды, шуңа мәсьәләне кабаттан кузгатырга туры килде", - дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Губернатор вазыйфаларын башкаручы белән очрашу бер сәгать дәвам иткән, шул вакыт эчендә Владивосток шәһәре җитәкчелеге белән дә, материаллар белән тәэмин итәргә тиешле компанияләр белән дә эш юнәлеше билгеләнгән, мәчет проекты да хупланган. "Владивосток мэриясенә барлык кирәкле документларны тапшырдык, февральдә әлеге документлар каралачак һәм, генподрядчы табылгач, мәчет төзелеше башланачак", - дип белдерде Шәйхразиев.

Яңа мәчет Владивостокның һәр яктан күренеп тора торган өлешендә, диңгез яры буенда төзеләчәк. "Ул шәһәрне бизәп торырлык архитектура объекты булачак", - диде Васил Шәйхразиев. Мәчетнең таштан төзеләчәге билгеле, ул 500-750 урынга исәпләнәчәк. Мәчет комплексында мәдрәсә һәм хәләл ризыклар кибетен булдыру да каралган. Васил Шәйхразиев мәчет өчен бүленгән урынның уңайлы булуын билгеләп узды - бирегә шәһәрнең төрле районнарыннан килү дә уңайлы, автопарковка өчен дә урыны бар, диде ул.

Әлегә төзелеш сроклары билгесез. 2020 елга, ТАССРның 100 еллыгына, ягъни, тарихи датага бәйләп җиткерү максатын куйдык, диде вице-премьер.

Васил Шәйхразиев Приморье җитәкчелегенең татарларга хәерхаһлы булуын әйтте. "Андрей Тарасенко Приморье татарларының тормыш-көнкүреше турында кызыксынып сораштырды. Тарасенко Приморьеда мөселман зираты юклыгыннан да хәбәрдар, ярдәм итәргә вәгъдә бирде", - диде Милли Шура рәисе.

Приморьеда бүген 100 меңнән артык мөселман яшәве билгеле.

татар-информ

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк