Логотип
Хәбәрләр

Васильева 2020 елдан барлык укытучыларның мәҗбүри аттестация узачагын әйтте

Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе хәзерге вакытта 19 төбәктә сынау уза.   (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе 2020 елдан мәҗбүри гамәлгә керәчәк. Б...

Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе хәзерге вакытта 19 төбәктә сынау уза.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе 2020 елдан мәҗбүри гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Ольга Васильева ТАССка яңа уку елына багышланган интервьюда әйтте.

"Белгәнегезчә, хәзер педагоглар аттестациясенең яңа моделен – "Укытучы үсешенең милли системасы"н - 19 пилот төбәктә сынап карау уздырыла. Максат ачык, аны президент Путин Май указында билгеләде. Бу -  Россия мәгарифенең глобальле көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә, белем сыйфаты буенча безнең илне дөньядагы әйдәп баручы ун держава исемлегенә кертүгә ирешергә, дип белдерде, диде Васильева.

Министрлык башлыгы 2020 елдан барлык укытучыларга аттестация мәҗбүри булачагын өстәп әйтте.

  • 2016 елга кадәр Россия мәгариф һәм фән министры вазифасын биләгән Дмитрий Ливанов "Педагогның (мәктәпкәчә, гомуми башлангыч, гомуми төп, гомуми урта белем бирү педагог эшчәнлеге) (тәрбияче, укытучы)" профессиональ стандартын кертү кирәклеген, аның нигезендә педагогик югары уку йортларында укытучыларны профессиональ әзерләү программасын эшләү кирәклеген белдергән иде.
  • татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк