Логотип
Хәбәрләр

«Ватаным Татарстан» газетасына яңа баш мөхәррир билгеләү каралачак

Бу сорауны көн тәртибенә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кертте. Бүген Татарстан Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышында «Ватаным Татарстан» газетасына яңа б...

Бу сорауны көн тәртибенә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кертте.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышында «Ватаным Татарстан» газетасына яңа баш мөхәррир билгеләп кую мәсьәләсе каралачак. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында билгеле булды.

Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев көн тәртибенә шул мәсьәләне кертте. Хәзерге вакытта «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррир вазифасын Миңназыйм Сәфәров башкара.

Утырышта беренче укылышта 12 республика закон проектын карау күздә тотыла. Шул исәптән «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегисен раслау турында» Татарстан законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты бар.

Чистай, Алексеевск, Мамадыш районнары составларында аерым муниципаль берәмлек чикләрен һәм статусын үзгәртү турында закон проектлары беренче укылышта каралачак. Республика картасында тагын бер торак пункт – Мамадыш районында Тарасово бистәсе барлыкка киләчәк.

Икенче укылышка бер закон проекты («Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында») әзерләнгән.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк