«Вечерняя Казань» газетасы чыгудан туктый

«Вечерняя Казань» газетасының басма варианты чыгудан туктый. Газетаның сайты эшләвен дәвам иттерәчәк. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшинның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

«Вечерняя Казань» сайты кала, газетаның басма варианты 1 гыйнвардан чыгудан туктый»,  дип аңлатты басма вәкиле Татьяна Янькова.

Аның сүзләренчә, «Вечерняя Казань» бренды һәм иҗади төркеме сакланачак.

«Газетаны саклап калу өчен барысын да эшләргә теләгәннәрен мин ишеткән идем. Мөгаен, мэр бу кешеләр исәбенә кермидер - миңа мөрәҗәгать итүче булмады. Бик кызганыч»,  диде Илсур Метшин.

Казан башлыгы сүзләренчә, газетаны саклап калып була иде.

Чыганак: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
447
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Винера Ганеева ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгачак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы