Логотип
Хәбәрләр

Венера Аитованы котлыйбыз!

Бүген күпләрнең яраткан алып баручысы Венера Аитованың туган көне икән. Хәзерге вакытта ул улы Гомәр белән декрет ялында. Венера туган көне уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Бүген күпләрнең яраткан алып баручысы Венера Аитованың туган көне икән. Хәзерге вакытта ул улы Гомәр белән декрет ялында. Венера туган көне уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Туган көн алдыннан гел кәеф булмый минем. Үземә батам. Бу елның нәтиҗәләренә. Күңелле мизгелләр, күңелсезләре... Мине сөендергән, күңелне кырган кешеләр... Нәрсәгә ирештем, нәрсәгә юк. Кайсы хыяллар яңа елга күчә, ә кайсыларыннан, гомумән, баш тартам. Бааарысын янәдән күңел аша әйләндерәм. Бу елга отчет бирәм. Иң таләпчән кешегә. Үземә. Ә иртәгә обнулениедән соң гел уңай нәтиҗәләрне генә сөзеп, булганына сөенепме-сөенәм! Ә сез туган көнгә ничек әзерләнәсез?» дип яза ул.

Без Венераны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк