Логотип
Хәбәрләр

Венера Ганиева җитди репертуарга кытлык бар дип саный

Җитди репертуарга кытлык бар, безгә мәгънәле һәм тирән эчтәлекле җырлар җитми. Бу хакта бүген «Туган тел» телеканалы ачылуга багышлап  «Татар-информ» агентлыгында узган  матбугат конференциясендәРос...

Җитди репертуарга кытлык бар, безгә мәгънәле һәм тирән эчтәлекле җырлар җитми. Бу хакта бүген «Туган тел» телеканалы ачылуга багышлап  «Татар-информ» агентлыгында узган  матбугат конференциясендәРоссиянең һәм Татарстанның халык артисты, җырчы Верена Ганиева әйтте.

«Тамашачы сыйфатлы җырлар тыңларга тырыша. Ул сикертә, биетә торган җырларны да һәм җитди репертуарны да яхшы аңлый. Кызганыч, ләкин җитди репертуарга кытлык бар. Мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар җитми», – диде ул.

Үзенең чыгышында Венера Ганиева Башкортстан артистларына концертлар белән Татарстанга ешрак килергә тәкъдим итте. «Шәкертләрем бик күп, алар «Туган тел» каналына җырларын ротациягә бирә. Бәяләр кыйммәт түгел. Үзләрен шулай таныталар, аннан соң гастрольләргә йөриләр. Башкортстан артистлары безгә бик сирәк килә. «Нишләп Башкортстан артистлары безгә килмиләр икән?» – дип танышларым да сорый. Дөрестәндә, безгә Башкортстан артистларының солянка концертын оештырырга кирәк. Татар солянкасы гына түгел, башкортларныкы да булсын әле», – диде ул. 

Фото: Султан Исхаков
Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк