Логотип
Хәбәрләр

Вера Брежнева бала алып кайтырга җыена

Продюсер Константин Меладзе белән Вера Брежнева мөнәсәбәтләрен 2015 елда рәсмиләштерделәр. Ләкин аларның мәхәббәт тарихы инде 2005 елдан башланган дигән имеш-мимешләр күп булды. Шулай да Меладзе белән...

Продюсер Константин Меладзе белән Вера Брежнева мөнәсәбәтләрен 2015 елда рәсмиләштерделәр. Ләкин аларның мәхәббәт тарихы инде 2005 елдан башланган дигән имеш-мимешләр күп булды. Шулай да Меладзе белән Вераның уртак балалары юк. Мәгълүм булганча, Константинның беренче хатыныннан 3 баласы бар, ә Вераның беренче иреннән 2 кызы бар.

Утрак балалары булмагангадырмы, 37 яшьлек Вера әлеге мәсьәлә буенча уйлана башлаган.

Шул рәвешле күпчелек ир-атларның матурлык идеалы булган Вера Брежнева, үзенең Инстаграм язылучыларын кызыксындырган сорауларга җавапларыннан күренгәнчә, тагын бала алып кайтырга риза, хәтта берне генә дә түгел! Константин исә хатынының бу сүзләренә берничек тә үз мөнәсәбәтен белдерми әлегә.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ververa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк