Логотип
Хәбәрләр

Вера Брежнева нинди фото сайларга белми

Рус эстрадасы җырчысы Вера Брежнева үзенең инстаграмында сораштыру оештырды. Җырчының инстаграмга куя торган фотолар турында беләсе килә: «Кайсы яхшырак, идеаль булмаган фотомы әллә фотошопланган фото...

Рус эстрадасы җырчысы Вера Брежнева үзенең инстаграмында сораштыру оештырды. Җырчының инстаграмга куя торган фотолар турында беләсе килә: «Кайсы яхшырак, идеаль булмаган фотомы әллә фотошопланган фотомы?», ‒ дип сорый ул. Күрәсең, Верага язылучылары фотоларның артык фотошоп булуына бәйләнәләрдер.

Икенче көнне Вера сораштыру нәтиҗәләре турында да язып китә. «Тәгаен генә бер фикергә килә алмыйлар, һәрвакыт кем дә булмаса канәгать булмаячак», ‒ ди ул. Фотога альтернатива рәвешендә картиналарны тәкъдим итә, ул төшерелгән берсе Европа күргәзмәләрендә дә булып чыккан икән.

Фото ничек кенә эшкәртелсә дә, иң мөһиме үзең булып калудыр инде ул.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @ververa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк