Логотип
Хәбәрләр

Виртуоз музыкант, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов вафат

Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов вафат булды. Бу хакта скрипкачы Динә Закирова хәбәр итте.

Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов вафат булды. Бу хакта скрипкачы Динә Закирова хәбәр итте.

«Бүген арабыздан искиткеч виртуоз музыкант, пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Нури улы Арсланов китте... Әлеге хәбәрне ишеткәч эчкә салкын йөгерде... Әйтеп бетергесез оста профессионал, эчкерсез күңелле, зур йөрәкле шәхес иде Илдар абый. Очрашкан саен озак сөйләшеп, фикер алышып тора идек. Хәзер бу мизгелләрне сагынып искә алырга гына кала... Тыныч йокла, Илдар абый!

P.S. Вирус китте дип уйламагыз... Сакланыгыз!!!» – дип яза музыкант инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк