Логотип
Хәбәрләр

Җәвит Шакиров: «Беркемгә дә мондый язмыш язмасын!»

Җәвит Шакиров Инстаграмына әнисе белән төшкән фотоларын урнаштырган. Үзе әнисенә әз генә дә охшамаганлыгын күреп, тамашачылары аңа төрле сораулар җибәргәннәр. Җәвит хәлне аңлатып биргән.

Җәвит Шакиров Инстаграмына әнисе белән төшкән фотоларын урнаштырган. Үзе әнисенә әз генә дә охшамаганлыгын күреп, тамашачылары аңа төрле сораулар җибәргәннәр. Җәвит хәлне аңлатып биргән.

 «Хәерле көн, дуслар! Минем Әнкәй белән фотоларны кургәч, бик күп сораулар килде. Үз әниеңме дип сораучылар бик күп! Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә, безне, өч малайны якты дөньяга китергән Әниебез миңа (иң кечесе мин идем) 5 яшь чакта бакый дөньяга күчте. Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әтиебез безнең ятимлекне тоймасыннар, кеше арасында ким-хур булмасыннар диеп күпме көч салганын үзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын.

Безнең бәхеткә, шушы фотодагы Әниебез безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, бар яктан да килгән кеше ул! Бүген дә исән-сау, авылда йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Башкортостанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында гомер кичерә. Без кайтсак тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора. Халыкта «үги әни» дигән гыйбәрә бар! Бу язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган Әни кеше һәм бала гына белә.

Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде! Безнең өчен Әнкәй беркайчан да үги булмады, үз әниебез булды. Барсы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул нәүбәттән туган шигьри юллар тәкъдим итәм:

«Үги әни»

Үги ана яфрагына 

Кулларым тиде ялгыш. 

Үги ана кулларына 

 Калдырды безне язмыш. 

Үги әни булуыңда 

Әйтче, кем соң гаепле? 

Ятим бала үстерүләр

 Бу дөньяда гаепме?

 Үги ана яфракларын 

Күрдем юл буйларында. 

Күпме сабый гомерләре 

Чит Әни кулларында!

 Үги диеп әйтмик әле, 

Ул да бит безнең Әни. 

Ятим бала, үги Әни - 

Бу сузләрдән җан әрни!»

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көн дуслар! Минем Әнкәй белән фотоларны кургәч бик сораулар язалар. Уз Әниеңме дип сораучылар бик куп! Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә, безне , 3- малайны якты доньяга китергән Әниебез миңа , иң кече мин идем, 5- яшьлек чагымда уз Әниебез бакый доньяга кучте! Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әтиебез безнең ятимлекне тоймасыннар , кеше арасында ким- хур булмасыннар диеп купме көч салганын узе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын. Безнең бәхеткә шушы фотодагы Әниебез безне карап устерде. Бик уңган, тырыш, бар яктан да килгән кеше! Бугендә исән- сау, авылда йортыбызның утын сундермичә без кайтканны көтеп, Башкортостанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында -кайтсак тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора. Халыкта ,, уги әни" дигән гыйбәрә бар! Бу язмышның бер кыйссасы! Аны уз җилкәсендә татыган Әни кеше, яәти хәм бала гына белә. Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, хәркем узе тапкан баласын узе тәрбияләп устерсен иде! Безнең өчен Әнкәй беркайчан да уги булмады, уз булды. Барсы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул нәубәттән туган шигьри юллар! ,, Уги әни" Уги ана яфрагына Кулларым тиде ялгыш. Уги ана кулларына Калдырды безне язмыш. Уги әни булуыңда Әйтче кем соң гаепле? Ятим бала устеруләр Бу доньяда гаепме? Уги ана яфракларын Курдем юл буйларында. Купме сабый гомерләре Чит Әни кулларында! Уги диеп әйтмик әле, Ул да бит безнең Әни. Ятим бала, уги Әни. Бу сузләрдән җан әрни! Җ. Ш.#золфияжавитшакировлар #кәмитҗәвит #әниләр#татарэстрадасыартистлары #гомеруткэнэукенмик #концертлар#татарстан#башкортостан#

Публикация от Я В И Т Ш А К И Р О В (@javit_shakirov_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк