Логотип
Хәбәрләр

Җәвит Шакиров ятим балачагын искә төшерде

Җәвит Шакиров биш яшьтә әнисез калган. Балачактагы авыр истәлекләрен ул ТНВ каналындагы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында сөйләде.   Зәмирә Рәҗәпованың "Әниегезне хәтерлисезме?" дип сорагач, Җәвит Шаки...

Җәвит Шакиров биш яшьтә әнисез калган. Балачактагы авыр истәлекләрен ул ТНВ каналындагы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында сөйләде.

 
Зәмирә Рәҗәпованың "Әниегезне хәтерлисезме?" дип сорагач, Җәвит Шакиров балачагы турында сөйләде.  
 
"Әнкәйнең чирләгән чаклары истә. Әнкәйнең абыйсы баш табиб булып эшли иде. Дарулар алып кайтканы истә. Ул чирнең нинди икәнен белми идем бәләкәй чакта. Әнинең олы якта ятканын хәтерлим - соңгы юлга озату булган икән. 
 
Әнкәйләрнең өе аргы якта, күл аркылы. Әнине шушы күл аша авылның икенче ягындагы зиратка алып чыгып киттеләр. Аны берничек тә оныта алмыйм. Салкын кыш. Җилле. Табигатьнең дә елаган вакыты булгандыр. Минем бүрек ычкынган булгандыр. Күл тавына төшкән чакта, карти - карт әни дип әйтәбез инде,әнкәйнең әнисе, шәлме, нәрсәдер бәйләп, колакларны каплаганы истә калган. Ул ара бик ерак булып истә калган. Ә хәзер шушы тауга менеп бассам, кул җитәр ара гына икән. 
 
Өч малайның иң кечесе мин. Ишектән кергәч тә уң якта иде карават. Әткәй алып кайта иде безне карарга әниләр. Әткәй: "Балалар, менә сезгә әни алып кайта идем", - ди иде. Өч баланы карыйсы бар бит. Туганнар да булган. Шуңа шаккатам - берсе дә мин карыйм димәгән. Авылда бит туганнар булган. 
 
Алып кайткан әниләргә - хатыннарга, без беркайчан да апа дип дәшмәдек. Танышкач та әни, әнкәй дия идек. Кайсы өч ай, кайсы бер атна тора иде. Өч малайны карарга кирәк! 
 
Хәтердән беркайчан да онытылмый торганы бар. Килгән, безне караган әниләргә рәхмәт. Әмма мал бүлгәннәре истә калган. Бервакыт абый утын ярган иде, ярылган утынның яртысын алып чыгып киткәннәре истә", - дип сөйләде ул. Җәвит Шакиров әйтүенчә, әниләрнең берсе өч малайга калган тавыкларны төнлә алып чыгып киткән. Бу хакта урлашуда катнашкан малайларның берсе күп еллардан соң Җәвит Шакировка сөйләде.
Фото: Расих Фәсхетдинов
Тулырак интертатта

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк