Логотип
Хәбәрләр

Җәвит Шакировка чалбар төймәсен каптырырга кушалар (видео)

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар актив рәвештә концерт куеп йөриләр. Татарстанның бер районында концерттан соң кызыклы хәлгә юлыга бит Җәвит Шакиров. Сәхнәгә бер апа чыгып, аңа шигырь юллары белән мөрәҗәга...

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар актив рәвештә концерт куеп йөриләр. Татарстанның бер районында концерттан соң кызыклы хәлгә юлыга бит Җәвит Шакиров. Сәхнәгә бер апа чыгып, аңа шигырь юллары белән мөрәҗәгать итә. «Эләктереп куй, каптырып куй, чалбарыңның төймәсен. Синекеннән чыгып китеп, минекенә кермәсен», дип апаең бөтен халыкны шаккаттыра. Җәвит бу видеоны үзенең инстаграм челтәренә дә урнаштырды. Бу хәлнең кайсы районда булуы әйтелми, белгән кешегә Җәвит ике кешелек билет та бүләк итәм дип вәгъдә итә. Язылучыларның берсе: «Мең тапкыр карадым, мең тапкыр эчем катканчы көлдем! Менә кайда ул кәмит-җәвит!», дип язган. Ә берсе бу апаның аек булуында шикләнә, Җәвит бу язылучының шикләрен тарата, апаең авылда юмор остасы икән.

Язылучыларга бу хәлнең ничек тәмамлануы да кызык, чөнки видеода ул юк. «Ахыры ещё хлеще! Башы шулай башлангач, азагын аңлыйсыз инде», дип язган Җәвит.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк