Логотип
Хәбәрләр

Җәвит Шакировтан файдалы процедуры

Кайсыгыз көнгә бер тапкыр булса да физкультура белән шөгельләнә, яки сәламәтлек өчен файдалы зарядка ясап ала? Әгәр дә моңа кадәр сәламәтлегегезне ныгыту ягын карамаган булсагыз, без Сезгә Жәвит Шакир...

Кайсыгыз көнгә бер тапкыр булса да физкультура белән шөгельләнә, яки сәламәтлек өчен файдалы зарядка ясап ала? Әгәр дә моңа кадәр сәламәтлегегезне ныгыту ягын карамаган булсагыз, без Сезгә Жәвит Шакировның яхшы кәеф серен ачып җибәрәбез.

Җырчының инстаграмында бүген файдалы видеоязма пәйда булды. Ул көннәр аяз булганда иртән савыктыргыч процедура ясап ала икән. 

«Көн саен иртән чыклы үләндә ялан аяк йөрим. Балачаклар искә төшеп китә, бик рәхәт! Иренмичә вакыт табып йөреп карагыз», – дип киңәш итә ул. Аның сөйләүенчә, бу процедура аякның арыганын бетерә һәм, гомумән, кәефне күтәрә.

Ә Сезнең сәламәтлеккә яхшы йогынты ясыйтырган күнегүләр бармы? Серегезне безгә дә чишегез әле!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @javit_shakiro_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк