Владимир Путин: Казан безнең кунакларга ошагандыр дип ышанам
Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Казан-Арена» стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу...
Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин
«Казан-Арена» стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында шулай дип белдерде.
«Ачык онытылмаслык тамаша булды бу. Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган, бай тарихлы һәм яшь шәһәр. Биредә гадел, намуслы көрәш, 60 тан артык ил вәкилләре, тамашачылар һәм канашучылар өчен дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган», – диде Путин.
«Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга!» – дип төгәлләде Илбашы чыгышын.
Путин чемпионат җиңүчеләре, призерларын тәбрикләде.
«Рәхмәт барлык катнашучыларга, сез искиткеч техника һәм осталык күрсәттегез», – диде.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
-
Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»
-
Депутатлар языла!
Комментарий юк