Логотип
Хәбәрләр

Владимир Путин мәдәният өлкәсендәге проблемалар хакында утырышта катнашты

Кичә Санкт-Петербург шәһәрендә Президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советының Владимир Путин катнашында утырышы булды.  Утырышның төп темасы «Мәдәният» милли проектының 2024 елга кадәр барышы ту...

Кичә Санкт-Петербург шәһәрендә Президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советының Владимир Путин катнашында утырышы булды.

 Утырышның төп темасы «Мәдәният» милли проектының 2024 елга кадәр барышы турында сөйләшү иде. Ләкин күп чыгышлар акча сорауга кайтып калдылар. Бу аңлашыла да, чөнки күп кенә музей һәм китапханәләрдә эшләүчеләр бик аз хезмәт хакы ала, бигрәк тә авыл җирлегендә.

Владимир Путинга бирелгән сорауларны өч типка бүлергә булыр иде: «нинди акчага яшәргә», «нәрсә турында уйларга» һәм «нәрсә уйларга». Мәскәү һәм башка өлкәләрдә хезмәт хакы нык аерыла икән. Мәскәү филармониясенең симфоник оркетры уртача 12 000 алып 30 000 кадәр хезмәт хакы ала икән, монда рухи азык турында уйларга урын калмый диярлек, чөнки алар ашарга җиткерү хакында күбрәк кайгыртачак.

Шулай ук китапханәләр турында сөйләшкәндә, тарихи дәүләт китапханәсенең директоры Михаил Афанасьев әйтеп үткәнчә, авыл китапханәләрендә яңа китаплар юк диярлек икән, ә бары тик иске, таушалып беткән журналлар гына бар.

Утырышта шоу-бизнеска да кагылып уздылар. Композитор һәм продюсер Игорь Матвиенко нык популярлашып киткән рэп турында сорау бирде. Аның әйтүенчә бу җырларда сүгенү сүзләре күп икән, ул бу проблеманы хәл итү хакында әйтте: «Бу сүгенү сүзләрен я тыярга кирәк, я бөтен җирдә дә кулланырга рөхсәт итергә кирәк инде», ‒ диде.

Быелгы утырыш чагыштырмача тыныч узды, Владимир Путин әйтелгән фикерләрне күздә тотырга тырышачагын белдерде.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк